Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Тауасты Байлардан Язилә Мусина шигырьләре

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Туган телдә сөйләшәм мин 

Иртәсен дә, кичен дә. 

Туган телем-татар теле- 

Бу дөньяда бер генә. 



Татарларга татар теле- 

Иң якын һәм кирәк тел. 

Дошманнарны җиңә алган 

Бик батыр һәм көчле тел. 



Тырышса да, кара көчләр 

Җиңә алмас халкымны. 

Саф татарча дога уку 

Озынайта гомерне. 



Туган телдә дәшәмен мин, 

Әти һәм әни диеп. 

Шул сүзләрдән соң кояш та 

Карый елмаеп –көлеп.

 

Тәмле сүзләр 

Сүзнең була төрлесе: 

Ачысы һәм төчесе. 

Була балдай татлысы, 

Турысы һәм киресе. 


Татлы сүз-җан азыгы, дип, 

Юкка әйтмәгән халык. 

Чыннан да, татлы сүзләрдән 

Берничек булмый арып. 



Исәнмесез, рәхмәтләрне 

Ишетүләре рәхәт. 

Тәмле телле балаларга 

Ходай китерер бәхет.

 

Тукай язмышы белән 

Таныш бар да, мин беләм. 

Егерме җиде яшендә 

Вафат булган ул менә. 



Гаиләдән гаиләгә 

Ничек туеп бетмәгән? 

Ә шулай да Тукаебыз 

Елап гомер итмәгән. 



Шигырьләрен язган бит ул, 

Өйдә елап ятмаган. 

Мәдрәсәгә барып, Тукай 

Кагыйдәләр ятлаган. 


Үги ата- аналары 

Аны гел яратмаган. 

Түзем, сабыр булган ул, 

Алардан курыкмаган. 



Аның шигырьләре матур: 

“Бала белән күбәләк” 

Безнең тормышыбыз ямьле, 

Дөньябыз да түгәрәк. 



“Кәҗә белән Сарык”ны уйнагач, 

Бөтен кеше шаккаткан. 

Казан сәхнәләрендә 

Тамашачы кул чапкан. 



Әкиятләр театрда 

Матур итеп уйнала. 

Балалар да тырышалар 

Тукай кебек булырга.

 

Авылым 

Тауасты Байлар авылы 

Тау өстенә урнашкан. 

Аның тарихы турында 

Сөйлимме яңабаштан. 



Бик борынгы заманнарда 

Интернет булмаганда, 

Бу авылда тау астында 

Яшәп ятканнар бар да. 



Ык елгасы буенда 

Төзелгән булган өйләр. 

Җырлап ятканнар шунда 

Бик тә моңлы көйләр. 



Һәм берзаман көтмәгәндә, 

Мәшәкать килеп туа: 

Кешеләргә өйләрен күтәрергә кирәк була. 

Авыл исеме шулай ук Тауасты булып кала. 



Шуның өчен авылыбыз 

Тауасты Байлар дип атала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев