Минзәлә
  • Рус Тат
  • Театр артистлары Чаллыда Сабантуй үткәрә

    28 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Үзәк Мәйданында, Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан, республика театрларының VIII Сабан туе була. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана. Сабантуйларның бөтен төр уеннарын да театр коллективлары оештыра, уйната. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры исеме һәр елны призлы урын алучылар рәтендә яңгырый. Егермешәр приз...

    28 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Үзәк Мәйданында, Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан, республика театрларының VIII Сабан туе була. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

    Сабантуйларның бөтен төр уеннарын да театр коллективлары оештыра, уйната. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры исеме һәр елны призлы урын алучылар рәтендә яңгырый. Егермешәр приз алып, иң актив дип танылган коллектив ул.

    Хөрмәтле минзәләлеләр һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз! Республика театрлары Сабан туена, үзебезнең Минзәлә театры өчен җан атарга бармый калмагыз.

    Баш батырга "Шевроле-Нива" автомобиле тапшырылачак!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: