Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Тукай безнең йөрәкләрдә

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууның 128 еллыгы алдыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән чара узды. Социаль эшләр буенча белгеч Нәркиз Хөсәенова шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, биредә яшәүчеләр үзләренең яраткан, кечкенәдән белгән "Кырлай", "Туган тел" шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр. Әлеге чара биредә...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууның 128 еллыгы алдыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән чара узды.

Социаль эшләр буенча белгеч Нәркиз Хөсәенова шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, биредә яшәүчеләр үзләренең яраткан, кечкенәдән белгән "Кырлай", "Туган тел" шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр.

Әлеге чара биредә яшәүчеләрнең бердәмләшеп белән гуашь, карандашлар белән, шулай ук бармакны буяуга батырып "Кәҗә белән Сарык", "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрендәге персонажларны ясаулары, Минзәләнең танылган шагыйре Александр Малыгинның бөек Тукайга багышлап язылган шигырь юллары белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев