Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Тулбай авылында Нәүрүз бәйрәме

Быел үзенең зәмһәрир салкыннары белән шаккаттырды барыбызны да бу кыш.Март аенда да сикертте, өшетте,өй -мунча суларын катырды, атналап укырга бармауларны да әби- бабайдан ишетеп үскән балаларны куандырды бу салкын.Нәүрүз җитсә дә, Себер җилләрен истерде, кар- бураннар уйнатты әле кыш. 21март Тулбай авылында район күләмендә уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә дә Кыш белән Яз бик озак тарткалашты


Көн (Венера Газизова) һәм Төн (Самат Маликов) тигезлегенә шатланып, Табигать патша (Ләйсән Мөбәрәкова) фәрман бирде:" Халык йолаларын кайтарырга, күршең, дустың, туганың белән һәрвакыт дус- тату яшәргә, Нәүрүз бәйрәмен каршыларга!"Мәйдан уртасына бизәлгән ат чанасында( хуҗасы Зияев Өлфәт) Кыш бабай (Сабиров Илгизәр) һәм Нәүрүзбикә (Хәмдия Миркасимова) килде. Кыш бабай алып килгән Ел фасыллары( Билалова М.- көз, Давлетшина Ф.- яз, Газизова В.- кыш, Мухаметшина А.- җәй)тамашаны карарга килгән барлык кунакларны дуслык күперенә- халыклар биюенә чакырды.Оста биючеләргә спонсорларыбыз Загиев Илгиз һәм Загиева Гөлнурдан бүләкләр дә бирелде.Кыш бабай бик юмарт иде ул көнне.Ныклы, көчле, акыллы Кыш бабай ярыш- сынауларда җиңелсә дә, изге теләкләрен, бүләкләрен, уен- көлкесен кызганмады,еллык шатлык теләп китте.Йомшак, назлы, хәйләкәр
Нәүрүзбикә җир өстенә килеп, халыкка иң изге теләкләрен теләде. "Тулбай җәүһәрләре" ( җитәкчесе Гатина Фәния)ансамбленең пешкән коймакларга да, яз хәбәрчеләре - кара каргаларга да такмазалары, җырлары тынмады." Умырзая" бию төркеменең күңелле биюләре дәртләндерде, " Пар палдаклар" берләшмәсенең кызыклы чыгышлары көлдерде халыкны.Халык йолаларын саклап оештырылган" Нәүрүзчеләр килде сезгә- Нәүрүз мөбәрәкбад" чыгышы( "Серле йомгак" берләшмәсе)халыкны таң калдырды.Авыл кешеләренең мөлаемлелеген, зирәклеген, ачык күңеллеген күрсәтеп уйнаучы өлкән буын" Тулбай җәүһәрләре" ак әбиләренең , авылыбыз имамы Илалетдин абыйның Нәүрүзчеләргә изге теләкләр теләп биргән күкәй, ярма, тоз, шикәр, май, калачлары бәйрәм кунакларын Карга боткасы белән сыйларга җитте.
Ә ботканы 15 кг. төрле ярмалардан гомер буе авылыбыз балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Клара Фаррахова пешерде.Дуслык боткасының тәме тормышыбыз кебек тәмле һәм майлы "булды.
Бәйрәм табыннары Тулбайларча мул иде.Авылның уңганнарыГөлфинә, Зөһрә, Гөлсинә, Гөлнур апаларның коймак- шәңгәләре,Зөлфирә апаның мич коймагы җырдагыча кабарган да,кызарган да, майланган да иде.Телеңе йотарлык. Җирле үзидарә җитәкчесе Маулин Ф.М халыкны чәк- чәк,тәмле пироглар белән сыйлады.Өстәлләрдә самоварлар шау- гөр килеп кайнады, аларны ансамбль кызларының ирләре алыштырып кына торды.Иң уңган, ачык йөзле, шаян сүзле кыз- киленнәр: Розалия, Гөлшат, Фәридә, Алсу,Гөлектән Илгизә кайнар коймаклар, чәйләр белән сыйлады халыкны.
Җыр-моң яраткан , кунакчыл Тулбай халкы тагын бер кат үзенең дус һәм тату яшәве белән шаккаттырды райондашларын.Уен- җыр әле кичкә кадәр дәвам итеп, һәр йортка бәйрәм булып керде. Шәһәрдән бала- чага, кода- кодагый,туган- тумача бәйрәм карарга ,оныклар каникулга кайтты.Һәр йортта коймак пеште, мунча ягылды.Бәйрәмдә өйрәнгәнчә,иң файдалы ризык- "сумалак", бодай үрентесенән ризык әзерләде халык.Өстәлләргә" сиб"- алма, " сиях- дане"-кара җимеш,"синд-ид"-зәйтүн җимеше,"сирке" - аш серкәсе,"сир"- сарымсак,"сәбзи"- шыткан орлык куелды.Туган телебезне үстерү, саклау, киләчәк буыннарга тапшыруның иң яхшы үрнәге булды бу чара.
Музыка бизәлешен Алинә оештырды, барлык җырлар да яз һәм Нәүрүзгә багышланган иде.Бәйрәмгә көйләрнең күбесен үземнең Минзәлә педагогик училищесында сыйныф җитәкчем Гараева Гөлсинә Газизовнадан алынды.
(Бәйрәмнең эшкәртмәсен язучы, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , Тулбай килене Сабирова Светлана Рафаэль кызы.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев