Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Утыр әле, әни, яннарыма..."

    Утыр әле, әни, яннарыма Сөйлә әле ничек хәлләрең? Әни кадерләрен бары Үзең әни булгач беләсең. Сөйлә әле әни мин үскәндә Нинди идем, әни, сөйлә әле. Артык борчу мәшәкатьлар белән Йөдәткәнмен икән күр әле. Ничек кенә түздең икән, җаным Бик шук булганмын икән мин Кеше булдың бит син дә диеп Хәзер...

    Утыр әле, әни, яннарыма

    Сөйлә әле ничек хәлләрең?

    Әни кадерләрен бары

    Үзең әни булгач беләсең.

    Сөйлә әле әни мин үскәндә

    Нинди идем, әни, сөйлә әле.

    Артык борчу мәшәкатьлар белән

    Йөдәткәнмен икән күр әле.

    Ничек кенә түздең икән, җаным

    Бик шук булганмын икән мин

    Кеше булдың бит син дә диеп

    Хәзер инде менә көләсең.

    Серләшеп бер әйдә утырыйк без

    Җыелгандыр әйтер сүзләрең.

    Әни белән утырып чәй эчкәндә

    Әлдә ул бар дип сөенәмен.

    Әнием дим, берүк ачуланма

    Сирәк кайтасың, дип балаңа

    Дөнья мәшәкатьлареннән арынып

    Кайттым бүген синең яныңа.

    Ярый әле әнием син көтәсең

    Изге җанлы минем фәрештәм

    Күзләреңә сагыш пәрдәләрен

    Мин әнием һич тә төшермәм.

    Исән генә бул син әнием

    Утыраек һәрчак серләшеп

    Язсын әле алда гомерләрне

    Әни белән яшәү күрешеп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: