Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Яңа ел такмаклары

Яңа ел да килеп җитте, Сиздерми ипләп кенә. Бетсә бетсен импорт товар, Бетмәсен икмәк кенә. Европа санкциясенә Исем китми, төкерәм. Кишер, суган, бәрәңгене Үз бакчамда үстерәм. Искитмәле түбән төште, Мескен "рубль"ләребез. Доллар белән тигезләшсә, Яхшырыр хәлләребез. Депутатларны сайлыйбыз, Бик ошатып, алдан ук. Шул биргән вәгъдәләренә Яшибездер алданып. Бензин бәяләре арта,...

Яңа ел да килеп җитте,

Сиздерми ипләп кенә.

Бетсә бетсен импорт товар,

Бетмәсен икмәк кенә.

Европа санкциясенә

Исем китми, төкерәм.

Кишер, суган, бәрәңгене

Үз бакчамда үстерәм.

Искитмәле түбән төште,

Мескен "рубль"ләребез.

Доллар белән тигезләшсә,

Яхшырыр хәлләребез.

Депутатларны сайлыйбыз,

Бик ошатып, алдан ук.

Шул биргән вәгъдәләренә

Яшибездер алданып.

Бензин бәяләре арта,

Нефтьнеке төшсә дә.

Халык кадерле җирләрдә

Бу хәл кермәс төшкә дә!

Әллә ниләр җырлый-җырлый,

Алай бик зурдан купмыйм.

Сез, яраткан дусларымны,

Яңа ел белән котлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев