Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Якташларыбызның иҗатлары белән таныштыруны дәвам итәбез

Минзәләдә яшәүче Гөлнара Ахметшинадан Яңа ел күчтәнәче: БАЛАЧАК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


БАЛАЧАК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ 
 
Рәхәт үтте безнен балачаклар, 
Матур булып истә калдылар. 
Җәен җылы яңгырларын бирсә, 
Кышын өеп карын сырдылар. 
 
Кышын кызык итеп малай-шалай 
Юлга “баррикада” салдылар. 
Өйгә дә бит кызыклары кайтты: 
Бозга каткан ыштан, бияләйләр 
Бездән башка “басып тордылар”. 
 
Җыелышып Бояр күперенә 
Китә идек сулар керергә. 
Үзәкләрем өзгәләнә кайчак, 
Шул гамьсез балачак мизгелен 
Теләр идем кабат күрергә. 
 
Көтү кайтса, сөтлебикәләрне 
Бара идек каршы алырга. 
Савып эше беткәч, ашатырга 
Күз бәйләнеп, караңгы төшкәнче 
Алып чыга идек аланга. 
 
Яшь иңнәргә көянтәләр асып 
Су ташыдык ерак коедан. 
Кое урыны да беткән хәзер, 
Сиртмәләре алып куелган, 
Ишелепләр балчык коелган. 
 
Телефонсыз,компьютерсыз гына 
Үз җаена гөрләп яшәдек. 
Укудан соң, кичен амбарларда 
Ару-талу белми эшләдек, 
Яшьлек кадерен белеп "яшьнәдек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев