Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Өзелгән гомер

Кайгы,төтен һәм дар исен, Җил очырта кебек далага. Тоткынлыкта бер яшь кенә ана, Җылы сөтен имезә балага. Күкрәкләрен капшый анасының, Күзләренә карый елмаеп. Дәшми ана,хәлсезләнгән инде, Тик баласын коча шашынып. Сизә кебек ана йөрәге, Соңгы минутлары җиткәнен. Җиңүне һәм ирен күрми, Фани дөньяларга киткәнен. Башларыннан сыйпый баласының, Күзләреннән үбә туктамый....

Кайгы,төтен һәм дар исен,

Җил очырта кебек далага.

Тоткынлыкта бер яшь кенә ана,

Җылы сөтен имезә балага.

Күкрәкләрен капшый анасының,

Күзләренә карый елмаеп.

Дәшми ана,хәлсезләнгән инде,

Тик баласын коча шашынып.

Сизә кебек ана йөрәге,

Соңгы минутлары җиткәнен.

Җиңүне һәм ирен күрми,

Фани дөньяларга киткәнен.

Башларыннан сыйпый баласының,

Күзләреннән үбә туктамый.

Баланың да гомере өзелүенә

Ана әле һаман ышанмый.

Менә инде таңда атып килә,

Сабый йоклый берни аңламый.

Уянмасын дигән кебек агачларда,

Таң җилендә хәтта шауламый.

Шул тынлыкны бозып фашист керә,

Аягына бастыра ананы.

Ике гомер атып үтерелә,

Жәлләми ул хәтта баланы.

Пуля тигән бу яшь ана,

Әкрен генә җиргә егылды.

Җан биргәнче нәни баласының,

Ачык калган сүзен йомдырды.

Ике гәүдәгомерлеккә,

Ятып калды сугыш кырында.

Олы,кече дип тормады фашист,

Жәлләмәде, кырды барында.

Булдырмаска иде сугышларны,

Тыныч булсын иде дөньялар.

Батырларчаүлгән аналарга,

Чәчәк куйсын безнең балалар.

Аяз булсын күге дөньябызның ,

Балкып торсын җылы кояшы.

Тынычлыкта үтсен кеше гомере,

Суынмасын кайнар сулышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев