Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Жиңү бәйрәме-аларныкы!!!

Фэридэ Сэхэбиева ( Гэрэева ) 8 май 2019 ел

Сугыш китергән ачы сагышларны ,
Бөтен ил үткәргән йөрәктән.. 
Әткәйнең абыйсы Нуриәхмәт -
41 дә сугышка киткән...
30 яшьлек сау сәламәт егет,
Барып кергэн кайнар сугышка...
Фашистларга каршы һөҗүмнәрдә-
Эләккән ул шунда - тоткынга.. 
42 нең 4 июне көнне-
Тоткынлыкка төшкән абыем. ..
Концлагерь "Шталаг 4 Б" да
Бик интеккән минем абыем. ..
4 ел буе сугыш вакытында-
Нәрсә генэ күрмәгән алар!...
Ватанны саклыйм дип, кан койганнар ..
Бер гөнаһсыз, мескен солдатлар...
Сугыш бит ул - күпме гаиләләрне -
Ятим итә: ирсез... әтисез...
Абыйның да ике баласы кала:
Ятимлектә үсәлэр үксез...
Сугышта катнашкан ир- атларны -
Үлем аямый, үзенә ала.. 
Итәк тулы бала-чага белән, 
Күпме хатын-кызлар - тол кала...
Ачы күз яшьләр түккән әти- әни, 
Хатыннар һәм газиз балалар...
Ә солдатлар сугыш кырларында, 
Яраланып, ятып калганнар...
Кемгә ничек язган гомеркәйлэр,
Шуның кадәр алар йөргәннәр!!!
Яшүсмере дә, ир урталары да-
Сугыш утларына кергәннәр ... 
Бик күп дошманнарны тар - мар итеп, 
Жиңүгә дә барып җиткәннәр!!!
Үз иленә тугры булып калып,
Ут- күмерле юлдан үткәннәр...
Авыр булган безнең солдатларга,
Землянкада булган өйләре. 
Салкын җирдә ятып, ач ялангач, 
Сугыш кырында үткән көннәре...
Безнең Нури абыйны концлагерьда,
Ерткычларча тоткан дошманнар...
Ачлыкка интектереп, мыскыл итеп,
Салкын жирлэрдэ яткырганнар...
Упкэсенэ шунда салкын тиеп,
Ноябрьдэ улгэн абыем.
Альтенграбов шэхэрендэ анын, 
Казыганнар солдат каберен...
Барысын да шул кабергэ тыгып, 
Номер гына язып элгэннэр...
277 нче номерда-
Безнен, Нури Абыйны кумгэннэр...
Урыннары ожмахларда булып,
Тыныч йокласыннар солдатлар!!!
Жин,у коне ул - алар бэйрэме! !!
Кабат булмасыннар сугышлар! !!
Алар жан биреп, сугышканга:
Без яшибез тыныч доньяда! 
Рэхмэт яусын газиз абыйлар га! !!
Баш иябез алар алдында!!!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X