Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

15 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының чираттагы саны дөнья күрә

Иҗат коллективы ел башында алган йөкләмәләренә тугры калып, “Провинциаль тормыш кайтавазы” проекты нигезендә материаллар урнаштыруны дәвам итә. “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” проекты нигезендә дә фотолар бирүне дәвам итәбез. Ике рубрика буенча да, сездән хатлар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Бу санда да халык җыеннарында күтәрелгән проблемалар хакында материаллар бар.

“Яшәү минимумы ничек исәпләнелә” дигән материалда (5 бит) укучыларыбыз куллану кәрҗине хакында бик күп кызыклы фактлар белән танышачак.

Теге атнада булган район Советы сессиясе хакындагы хисап материалында да укучыларыбыз өчен яңалыклар җитәрлек булачак.

Район газетасында тагын ниләр басылуы хакында подписчикларыбыз газета килгәч үк беләчәк. Ә башкаларга кибетләргә ашыгасы була. Иртәнге тугызда, унда сатып алсагыз, подписчиклардан да алдарак, район яңалыклары хакында гына түгел, “Атна” кушымтасы аша республикадагы башка вакыйгалар, фактлар белән хәбәрдар булачаксыз. Кибетләр исемлеген әлеге СЫЛТАМАГА басып карагыз.

Укыган кеше бай була, дия иде әби-бабайларыбыз. Дөресе дә шулай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X