Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

2025 елда «Минзәлә-Мензеля»нең беренче саны 10 гыйнварда чыгачак

Район газетасының 2025 елдагы беренче саны укучылар кулына 10 гыйнвар көнне килеп керәчәк, алла теләсә.

Бәйрәм вакытында безнең мензеля.ру сайтыннан аерылмагыз, район тормышы шунда яктыртылачак.

Еллар арасында һәркем кичергән мәшәкатьләр, шатлыклы хисләр белән беррәттән, район газетасына язылу хакында да берничә сүз әйтергә булдык. 2024 елда безнең белән булган, 2025 елның беренче санын укыячак һәркемне Яңа ел белән котлыйбыз! 

Сугыш тизрәк бетсен, күңел киеренкелеге кимесен, хезмәтебез, тормышыбыз канәгатьлек китерсен иде һәммәбезгә. 

Сәламәт булып яшәүдән дә зур байлык юк! Шул ук вакытта газета, журналлар, китаплар укуны да онытмыйк әле. 

«40 тартма» 2025 елда да район газетасы тарату үзәге булып калуын дәвам итәчәк. Уку теләге туган саен бирегә килегез! Биредә район газетасы гына түгел, «Язмыш» газетасы, китаплар бар. Без 8 гыйнварда эшли башлыйбыз. Беренче сан 10 гыйнварда кайтып җитәчәк алла теләсә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев