Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

22 февральдә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

Газетаның яңа санын укучыларны бик кызыклы конкурс турындагы язма көтә. Әгәр сезнең образыгыз өстендә матурлык феялары эшләвен теләсәгез, әлеге конкурс сезне битараф калдырмаячак! Бу хакта тулырак газетаның 8 нче битендәге язма аша таныша аласыз.

Бу араларда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе мәдәният йорты һәм мәмгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган. Газетаның 1 нче, 4 нче битләрендә шушы хакта танышырга мөмкин.

Газетаның яңа санында шәһәрдә (гимназиядә, 3 нче урта мәктәптә) үткән җыеннар һәм аларда күтәрелгән мәсьәләләр хакындагы язмалар  2 нче, 9 нчы битләрдә.

Хәзер 2019 елгы үзара салым җыю башланды. Үзара салымны 26 мартка кадәр түләргә кирәк. 2018 елгы үзара салымга шәһәрдә нинди мәсьәләләр хәл ителгән? Шәһәрлеләргә аны нинди счетка күчерергә? Шулар хакында газетаның2 нче, 9 нчы битләрендә.

Шушы һәм башка язмалар, район сулышы белән танышыйм дисәгез, бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп, кулыгызга район газетасының 22 февраль санын алыгыз.

Газета сату нокталары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X