Минзәлә
  • Рус Тат
  • Архитектура, сәнгать кебек, кеше рухының иң югарыгы омтылышларын үз эченә ала

    Районның баш архитекторы Владимир Петровны кайчан карама, эшкә чумып, эскиз-проектлар, сызымнар белән утырган чагын, яисә халык җыеннарында, җәмәгатьчелек тыңлауларында үз проектларын яклап яисә аңлатып чыгыш ясаганын күрәсең. Чынлыкта кем соң ул архитектор? Аның эше нидән гыйбарәт? Теге яки бу объект төзелешендә, территорияләрне төзекләндерүдә аның роле нинди? Бөтендөнья архитектура көне уңаеннан районның баш архитекторы Владимир Петров белән шулар хакында әңгәмә куерткан идек.

    –Сез 2001 елдан бирле архитектор булып эшлисез. Шушы чорда районда гадәти булмаган объект төзелдеме?

    –Җәмәгать объектларына килсәк, минем өчен гадәти булмаган объект – ул бассейн бинасы. Аның төзелүе минзәләлеләргә сөенеч бүләк итте, урыны да уңайлы булды.Беренче мәктәп реконструкциясе дә бик үзенчәлекле килеп чыкты: бинаның яртысы тарихи, ә өчтән ике өлеше дип әйтик, кабаттан төзелде. Объект шулай итеп бик матур, бербөтен килеп чыкты. Архитектор эшенең нинди роль уйнавын дәлилләүче мисал бу.Әйтергә кирәк, теге яисә бу тарихи бинага капремонт ясар алдыннан без аны башта мәдәният министрлыгы, мәдәни мирасны саклау бүлеге белән дә килештерәбез.

    –Соңгы елларда проектлар халык (җәмәгатьчелек) тыңлауларында да карала. Анда яңгыраган тәкъдимнәр, фикерләр проект эшләгәндә истә тотыламы?

    Әйе, хәзер проектларны җәмәгать тыңлауларында карап, җәмәгатьчелек белән килештерү алымы кулланыла. Бездә, мәсәлән, Җиңү паркын, М.Җәлил исемендәге паркларны, 1 нче мәктәп янындагы скверны, Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү буенча проектлар җәмәгатьчелек тыңлауларында каралды. Шул тыңлауларда киләчәктә тормышка ашырылачак проектның нигезе формалаша да инде. Киләсе елдан башлап “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырылачак. Алар буенча эскиз проектлары эшләнде.Программага кергән ишегаллары буенча җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелде, халык фикере, тәкъдимнәр өйрәнелде.Проектларны әзерләгәндә шушы тәкъдимнәр күздә тотылачак, әлбәттә.

    2018 елда районыбыз “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” Бөтенроссия конкурсында катнашып, Минзәлә елгасы яр буен реконструкцияләү проекты грант отты. Шушы средствовларга биредә реконструкция эшләре бара. Әлеге проектны әзерләүдә сезнең ролегез нинди булды?

    –Ул – уртак проект. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, белгечләр кичләрен җыелып, шушы программаны әзерләдек. Проект грант отсын өчен тырыштык, нәтиҗәдә җиңүгә ирештек.

    Бу зур проект. Яр буеның озынлыгы 2 км диярлек, Ленин урамыннан башлап Ленин исемендәге паркка кадәрге ара да шуңа керә. Әйтик, анда тротуар ясарга, асфальт салырга кирәк. Кайберәүләр уйларга мөмкин, юл булмаган, тротуар салынмаган урамнар да беткәнмени дип. Әйе,юллар кирәк. Әмма шәһәребездә ял итәр өчен урын юк бит. Шәһәр йортлар, кибетләр белән генә дә яши алмый, гражданнарга парклар, скверлар да, ял итү урыннары да кирәк. Җәмәгатьчелек тыңлауларында катнашучылар  да шушы фикерне алга сөрделәр. Нәкъ шуны күздә тотып, тәкъдимнәрне, фикерләрне тыңларга җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрелә дә. Гомуми проектка яр буе, күпер һәм парк кертелгән иде. Боларның барысын тормышка ашыру өчен саллы средстволар таләп ителә. Без 55 млн сум грант оттык, һәм тагын республика бюджетыннан 14 млн сум бүлеп бирелде, әлеге средстволар – әлеге проектның уннан бер өлеше генә. Хәзер якындагы 2-3 елда без яр буеның шушы өлешен дә төзекләндерү механизмын уйларга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: