Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Эшчән, тотрыклы коллектив биек үрләр яулый

Оешма җитәкчесе Олег Ильин, баш инженер Рәҗәп Мортазин, прораблар Илнар Шәйхетдинов, Константин Курамшин белән проект буенча фикер алышалар. / АВТОР ФОТОСЫ.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")   Минзәлә ПМК "Мелиорация" җитәкчесе Олег Ильин интервьюсыннан өзек

– Олег Владимирович, сезнең туган көнегез мелиораторларның һөнәри бәйрәме белән бер тирәдә. Димәк, бу сезнең өчен икеләтә бәйрәм.

– Быелгысы өчләтә бәйрәм дияргә дә була. Чөнки шушы көннәрдә оешмабызга DООSAN экскаваторы алып кайттык. Бәясе 10 млн сумга якын тора. Гомумән, техника паркын ел саен яңартып торабыз. Планлаштырылган эшне тиз башкару өчен барысын да күз алдыннан үткәрәбез: ничә берәмлек техника кирәк, нинди һөнәр ияләре таләп ителәчәк, болар барысы да мөһим. Технологияләр дә үзгәреп тора. Әйтик, соңгы елларда кайбер объектларда авыш горизонталь бораулау белән эшлибез.Моның өчен ике НГБ-җайланмабыз бар. Коллективыбызда бүгенге көндә 60 кеше эшли, төрле катлаулылыктагы эшләрне башкарып чыгарга белгечләр җитәрлек.

Заказчының катгый таләпләре төзелеш оешмасы коллективын һәрвакыт югары һөнәри әзерлектә булырга, йөкләнгән эшне вакытында һәм югары сыйфат белән башкарырга мәҗбүр итә. Төзелешнең сыйфатына килсәк, заказчыныкы гына түгел, заман таләбе дә бу. Чөнки теге яки бу объектны төзергә алынганчы тендорда катнашырга, конкурслар аша үтәргә кирәк. Моның өчен ышаныч яулау да, финанс ягыннан тотрыклы оешма булу да мөһим. Ышаныч коллективтагы һәркемнең үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкаруы нәтиҗәсендә яулана.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан нинди теләкләрегез бар?

– Коллективыбыз эшчәннәрен, бездә эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребезне дә, безнең белән хезмәттәшлек итүчеләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Һәркайсына күңел күтәренкелеге, иминлек, саулык, хезмәт уңышлары юлдаш булуын телим. Башкарган эшләребез белән алга таба да шәһәр һәм район халкына шатлык китерербез дип ышанам. Коллективыбыз бердәм, бер-беребезне аңлашып эшлибез. Коллективта 60 кеше эшли, җәйге сезонда аларның саны тагын да арта.

Материалны тулысынча "Минзәлә" газетасының 5 нче июнь, 2020 ел саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев