Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Эшчән, тырыш балалар тәрбияләгәнбез дип сөенеп, горурланып яшәдек, ди Гөлзифа Фәттахова

Тормышта яшәүнең мәгънәсе шул: үзеңнән матур эз калдыру, акыллы, җәмгыятькә файдалы балалар үстерү, ирешкәннәренә куану, аларның кайгыртуын тоеп яшәү. Болар – ата-ана өчен зур куаныч!

Әтрәкле авылында гомер кичерүче, өч баласын да җәмгыятебезнең абруйлы кешеләре итеп үстерүгә зур көч куйган, бүгенге көндә аларның кайгыртуын, оныкларының ихтирамын тоеп, шул оныкларын тәмле ризыклар белән сыйлап, кирәк вакытта киңәшләрен биреп яшәүче Гөлзифа апа Фәттахова табигатьнең гаҗәеп бер матур чорында – 30 нчы сентябрьдә, 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее алдыннан без аның белән нәкъ шушы темага – яшәү мәгънәсе, балалар тәрбиясе турында гапь кордык.
Очрашуыбыз гадәти атмосферада гына түгел: Гөлзифа апа белән Шәрипҗан абыйның өч баласы – уллары Рамил һәм Радик, кызлары Эльвира катнашында үтте. Кызганыч, бик кызганыч, әлбәттә, яннарында әтиләре генә юк. 
– Әтине бик юксынабыз. Югыйсә, әниебез турында без түгел, әтиебез сөйләргә тиеш иде. Ул шул хакта хыялланды, әниегез турында язып чыгарга үзебез яратып укый торган “Минзәлә” газетасы журналистын чакыртырбыз диеп уйлаган, – диеп башлады сүзен олы уллары Рамил.
Кече яшьтән үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләдә тәрбияләнгән булгангадыр, әниләренә, әтиләренә карата йөрәкләре түреннән әйтелгән җылы сүзләр берсен-берсе тулыландырды.
Әтисе Сәлахетдин белән әнисе Санияга бердәнбер бала булса да, кечкенәдән хезмәтне яраткан Гөлзифа. Пучыда туып үсеп,  урта мәктәпне тәмамлагач, Зөбәер авылында клубта эшләргә тәкъдим итәләр: биредә 10 елга якын клуб мөдире, аннары Айман авыл клубында эшли. Шушында булачак тормыш юлдашы Шәрип белән танышалар. Әтрәклегә килгәч озак еллар буена авыл Советы системасында хезмәт куйган Гөлзифа беркайчан да Фәттаховлар нәселенә тап төшерми.
– Шәрип башта шофер, аннары инженер, соңыннан колхоз рәисе булып эшләде, авыр һәм җаваплы эш башкарды, колхоз эшеннән кайтып кермәде. Мал-туар күп асрадык, йорт-курадагы бөтен эшләр гел балалар белән безнең җилкәдә булды. Шуңа алар хезмәт тәрбиясендә үстеләр. Кайнанам белән дә, ирем белән дә бер тавышка кергән булмады. Авырлыкларны да бергәләп, җайлы гына чишә идек, – дип гаилә тормышының серләре турында сөйли Гөлзифа апа.

Тулы вариантны газетаның 4 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X