Минзәлә
  • Рус Тат
  • Файдалы һәм күңелле үтсен

    1 Май бәйрәмендә биш көн рәттән ял итәргә планнарыгызны корып куйсагыз да була.

    Дөрес, эшсез торырга күнекмәгәннәр йорт яннарын җыештырып, бакчасын тәртипкә китереп куярга да иренмәс.

    5 көн (1-5 май ) ялдан соң өч көн (6-8 май) эшләп алабыз да, тагын ял – 9 майдан башлап 12 майга кадәр.

    Ә без газета укучыларга шуны җиткерәбез, яллар озын булса да, бәйрәмнәргә бәйле рәвештә газетаның саннары кимеми, чыгу көннәрендә бераз үзгәрешләр була: алдагы сан 30 апрельдә, май аенда беренче сан 8 майда чыга.

    Теләгебез шул: бәйрәмнәр күңелле һәм файдалы үтсен!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: