Минзәлә
  • Рус Тат
  • Газетаның яңа саны кибетләрдә 10 июньдә булачак!

    Юлия Зиновьева – булачак башлагыч сыйныф укытучысы. Коронавирус пандемиясе вакытында аны нәрсә волонтер буларга этәргән? Татар телен белмәү волонтер эшчәнлегендә нинди кыенлыклар тудыра? Коронавирустан бигрәк өлкәннәр нинди фаҗига белән очрашалар? Бу хакта 1-5 битләрне укыгыз.

    (Минзәлә, 9 июнь, "Минзәлә-информ") Чаллы егетләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы нигезендә Минзәләдә күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерә башладылар. Әлеге йортларда яшәүчеләр нәрсәне эшләп бетерергә кирәклеген әйтәләр? Беренче-икенче битләрне укыгыз.

    Агач һәм кеше. Кайсы җиңәр? Икенче битне укыгыз. Гадәттәгечә, газета битләрендә укучыларыбыз хатларына зур урын бирелә.

    Шәһәрдәшебез Галина Колясева рассадалар утырту буенча нинди киңәшләр бирә? 4 биттә.

    Тарих сөючеләр әлеге саныбызның 3, 5, 6 битләрендә үзләренә күп кенә кызыклы мәгълүматлар табачаклар.

    акцент

    Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 10 июньдә үк булачак. Сәбәбе – 12 июнь – Россия көне уңаеннан ял көне. Аннан алдагы сан гадәттәгечә киләсе атнаның җомга көнендә – 19 июньдә чыгачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: