Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Газетаның яңа саны кибетләрдә 19 июньдә булачак!

Газетаның һәр юлында – мәгълүмат кирәкле

Аны дөрес файдалана белү – зирәклек. “Алсу таң атканда” материалы белән без гаилә кыйммәтләре, ир-хатын, кайнана-килен мөнәсәбәтләре хакында сөйләшүне дәвам итәбез (4 бит)

Идарәче компаниянең авария бригадасы канализация челтәрләреннән нәрсәләр таба. Шул хакта 1-4 битләрдә. Оныта язганбыз, газетаны сатып алучылар өчен 8 биттә бик файдалы мәгълүмат бар.

Газета теләсә нинди шартларда үз курсын үзгәртми – үз укучыларына булдыра алганча файдалы мәгълүмат бирергә омтыла.

19 июньдә чыккан чираттагы саныбызда авыл җирлекләрендә 13 сентябрьдә булачак сайлаулар хакында карарларны белеп тору кирәк ул.

Йолдызнамәне алыйк. Төрле фикерләр бар. Андагы мәгълүматны файдалану шулай һәр кешенең үз эше.

Район газетасына, Татарстан журналларына игътибарны күбрәк бирүебезнең сәбәбе бер генә – бер атнадан язылу тәмамлана – искәртәбез. Почта бүлекләренә, “40 тартма”га бер кереп чыгыгыз, алты ай буе мәгълүмат лентасыннан өзелмәссез.

Реклама, белдерүнең файдасы хакында сөйләшеп тә торасы юк.

Газетага котлау бирүчеләр саны кимеми. Чөнки укучыларыбыз белә – бу шартларда якын кешеңне зурлап, күпчелек райондашлар белерлек итеп фәкать район газетасында гына котлап була.

Киләчәктә дә бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев