Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә үзебездән өлеш кертик

Хөрмәтле укучылар! Без "Минзәлә" ниләр яза" дигән рубрикабызны кире кайтарабыз һәм сезгә бу атнада, 2018 елның 9 ноябрендә чыгачак газетабыз саныннан "Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә үзебездән өлеш кертик" дигән мәкаләдән өзек китерәбез.

–Гражданнардан җыела торган үзара салымның күләме ничек билгеләнә? 
–Үзара салымның күләмен билгеләү бик гади мәсьәлә түгел. Аның зурлыгы, бер яктан, планлаштырылган чыгымнарның финанс ягыннан каплануын тәэмин итәргә, икенче яктан, – җирлектә яшәүчеләр өчен артык авыр да булмаска тиеш.Билгеле булганча, шәһәрдә яшәүче гражданнарның керемнәре бер-берсеннән шактый аерылып торырга мөмкин. Шуңа билгеләнгән үзара салым күләме гражданнарның бер өлешенә сизелерлек булмаса да, башкалар өчен аны түләү көчтән килмәслек булып тоела.
Шәһәр кешесенең керем дәрәҗәсе түбән булу – гражданнарның референдумда катнашырга теләмәүләренең һәм үзара салым кертелүгә каршы тавыш бирүләренең бердәнбер сәбәбе. Безнең карашка, бу мәсьәләне уңай якка үзгәртергә җирле территорияләр проектларын софинанслау буенча дәүләт программасы этәргеч бирә, аның нигезендә үзара салымның бер сумына республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. 
–Үзара салым буенча референдум вакытында кайбер сайлаучылар нигә аңа теге яки бу мәсьәлә кертелмәгән, нигә монысы кертелгән дип, үзләренең ризасызлыгын белдерәләр. Референдумга кертелә торган мәсьәләләр ничек туплана? Шуны аңлатып китсәгез иде.
–Референдумнарны үткәрер алдыннан, фикерләрен, теләкләрен, таләпләрен ачыклар өчен гражданнар җыеннары үткәрелде, анда үзләренең позицияләрен белдерергә, сораулар бирергә, мәсьәләне чишү вариантларын тәкъдим итәргә мөмкинлек тудырылды. Халыкның мәнфәгатьләренә кагылышлы парклар һәм скверларны, зиратларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, тротуарлар, балалар мәйданчыклары төзү кебек объектлар игътибарга алынды.
Референдум үткәрү шәһәр халкының җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу мөмкинлеген бирде. Интернет-сайтлар аша тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылган иде.

Мәкаләне тулысынча "Минзәлә" газетасында 2018 елның 9 ноябрь санында укыгыз. 

Безнең газетаны түбәндәге шәһәр магазиннарында таба аласыз (адреслар рус телендә):

1.  «Роза» ул. Тукая,40

 2. «Денис» ул. Тукая,20.

 3.  «Рынок» ул. М. Джалиля»,14

 4.  «Нур» по ул. Тукая,31 а

5. «Челны-бройлер» ул. Тукая, 19

6. «Калерия» ул.Чернышевского,47а

7. «Парус» ул.Чернышевкого, 65б

8. «София-1» ул. К.Маркса

9. «Амбарщик» ул.Тукая,62.

10. «Рябушка» ул. Тукая,59б

11. «Яна» ул. Гурьянова,83.

12.» Киоск» возле больницы

13. «Курочка ряба» ул. Гурьянова,100

14. «Березка» ул. Социалистическая,138а

15. « Алан» ул. Изыскателей, 4/12.

16. «Фрукты» ул. Изыскателей

17. « Агидел» ул. Изыскателей

18. «Радуга» ул. Изыскателей, 2/8а.

19. « Юбилейный» ул. Изыскателей,1/18

20. «Рифей» ул. Изыскателей,1/35

21. «Для Вас» ул. Сестер Есиных,1а.

22. «Магнат» ул.

23. «Аяз» ул. Девонская,77.

24. «Погребок» ул.

25.«Татарстан» ул. Татарстан,

26. «София-2» ул. Гоголя

27. «Дорый» ул. Гоголя

28. «Идел» ул. Некрасова,108

29. «Диана» ул. Некрасова,

30. «Старт» ул. К. Маркса.4а.

31. «Сезон» ул.Красноармейская,19.

32. «Ашамлыклар» ул.М.Джалиля,38

33. «ЕРЦ».

“Минзәлә" газетасын хәзер шулай ук  Аю, Мәлкән, Югары Тәкермән, Кадрәк, Наратлы Кичу, Иске Матвеевка, Николаевка, Яңа Маҗын авыл кибетләрендә дә сатып алып була.

Ә Дружба, Иске Маҗын, Коноваловка һәм Тауасты Байлар авылында яшәүчеләрнең бер өлеше күптән инде газетаны үз авыл кибетләрендә сатып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев