Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

Газетаның 15 март санында 1 нче битне шәһәребездә үткәрелгән Май чабу–Масленица бәйрәмендә төшерелгән фотосурәт ачып җибәрә.

Бу хакта язма 2 нче биттә. Шулай ук 1-2 битләрдә Тулбай авылыннан үз хуҗалыгында күпләп мал асраучы, мул табыш алучы Илгиз Мухаметшин турында язма урын алган.

Агымдагы елның  июнендә аналог телевидениесе урынына өйләргә цифрлы телевидение киләчәк. Педагогия көллияте базасында беренче 27 волонтерны укыту оештырылды. Өлкән яшьтәге минзәләлеләргә җиһазны көйләргә әлеге волонтерлар ничек булышачак? Бу хактагы 5 нче биттәге язмада танышырга мөмкин.

Хәзерге заман буынга интернетның йогынтысы турында Илшат Вагыйзов язмасы шулай ук 5 нче һәм 11 нче битләрдә.

“Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” дигән рубрика астында педагог, тренер, остаз Владиленин Мильчаков турында язманы газетаның 6 нчы, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов хакында язманы 8 нче биттән укырга мөмкин.

Шушы һәм башка язмалар, район сулышы белән танышыйм дисәгез, бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп, кулыгызга район газетасының 15 март санын алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев