Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә
Кадерле укчыларыбыз, газетабызның алдагы, 2019 елның 13 сентябрь саны гадәттәгечә районыбызның иҗтимагый тормышын сурәтләгән кызыклы материалларга, хәбәрләргә бай булачак.
Комбайнчыларыбыз район кырларыннан мул уңыш алу буенча тырыш хезмәт куялар. Алар арасында "Органик групп" ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Линар Ахуновның улы Динар да бар. Аның һәм калган кыр батырларының уңышлары хакында тулырак 1-9 битләрдә.
2-10 битләрдә яңа гына ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга кагылышлы материаллар, 3 биттә Наратлы-Кичү авылында узган авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар хакында язма дөнья күрә. Үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә башкарылган матур эшләр хакында язмалар 6 биттә.
7 бит гадәтәгечә район тарихына кагылышлы. Яңа уку елына районыбыз урта белем бирү оешмалары нинди нәтиҗәләр һәм казанышлар белән керә? Бу хакта мәгълүмат 8 биттә.
Елга янындагы ял итү өчен корылган басмалар шәхси территория булып санала алалармы? Моңа җавапны 10 биттә эзләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев