Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Иртәгә "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2021 елның 2 апрель саны чыгачак

“Печелгән этнең табигый рефлекслары кайда китүен белү өчен закон кабул иткән берәр яшь ир-атны печеп карыйсы булгандыр, бәлки!” – тулырак 6 биттә.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Якташыбыз – легендар көрәшче Раббани Гайфуллин бүгенге көндә ничек яшәп ята? Бу хакта 3 биттә укыгыз.

Су өчен счетчик буенча түли башлагач, Юртауда яшәүчеләр никадәр файда күргәннәр? 2 биттә шушы турыда языла.

2021 елның 1 яртыеллыгына “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатуда бәхет кемнәргә елмайды? Исемлек – 4 биттә.

15 апрель көнне  районыбызның тагын бер легендасы - якташ шагыйребез Рәшит Гәрәй исән булса 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Аның истәлегенә район мәгариф бүлеге тарафыннан тантаналы кичә үткәреләчәк. Укучыларыбызны аның тормышына багышланган викторинада катнашырга чакырабыз. 5 битне укыгыз.

2019 елда донор бавыры күчереп утыртылган хатын-кыз бала тапкан, Илдар Юзеев исемендәге премиянең беренче лауреатлары итеп кемнәр танылган, кесадилья рецепты – боларны “Атна вакыйгалары” кушымтасында укыгыз. “События недели” кушымтасында хезмәт хакын “конвертта” алуның нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеге турында мәкалә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев