Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

Район газетасының 7 декабрь санында минзәләлеләр ни өчен аракы эчүне киметүләрен беләчәкләр.

10 биттә кредит алуның уңай һәм тискәре яклары белән танышырга мөмкин. Газетаның 2 нче битендә сез район прокуратурасында хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсе булуы, эшмәкәрләрнең хокуклары ничек яклануы турындагы язманы укый аласыз.

Мәктәпләрдә балаларның ничек туклануы даими тикшереп торыла.  Махсус комиссия бу юлы 3 нче урта мәктәптә булды, балалар биредә ничек тукланалар? 1 нче, 2 нче битләрдә шушы хакта танышырга мөмкин.
Балык яратасызмы, яратасыз икән, кибетләрдә генә түгел, Минзәлә базарында балыкның төрле ассортименты сатыла Ә бәяләренең күпме торуы мәгълүмат газетаның 7 нче битендә. 
Шушы һәм башка район тормышына кагылышлы язмаларны район газетасын кулыгызга алгач, укый аласыз. Үзегезнең йорт янындагы кибеттән азык-төлек алырга кергәндә, район газетасын сорарга онытмагыз.
Хөрмәтле минзәләлеләр, газета битендә нинди язмалар күрергә теләр идегез?
Сездән комментарийлар көтәбез.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев