Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

Хәзер район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең иң җаваплы һәм киеренке чоры – сабан культураларын чәчү бара. Газетаның 30 апрель санында 1 нче, 5 нче битләрдә “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте турында Д.Галиев язмасы урын алды. Шул ук биттә шәхси хуҗалыкларында сыер һәм кәҗә асраучыларга бирелүче субсидия күләме белән танышырга мөмкин.

“Урман утырту көне”акциясенә безнең районда да актив кушылдылар. Нефтьчеләр паркы һәм 1 нче комплекста чыршы утырту өмәсендә барлык хезмәт коллективлары да тырыш хезмәт куйдылар. 27 апрельдә үткән әлеге акциядән репортаж газетаның 1 нче, 10 нчы битләрендә.

Газетаның патриотлары икәнсез, 3 нче биттәге язмаларны тәфсилләп укырсыз дип калабыз.

Үзмәшгуль эшмәкәрләргә рәсми рәвештә теркәлү мөмкинлеге бар. Эшмәкәрлеккә булышлык итү Фондының Минзәләдәге вәкиле Эльвира Фассахованың “һөнәри керемгә салым” режимы турында биргән интервьюсы тәкъдим ителә.

Соңгы вакытларда районда шахмат турнирлары еш үткәрелә башлады. Аның чираттагысы шахмат дөньясында матур эз калдырган Тимерхан Шагалиев истәлегенә багышланды. Турнирның ничек узуы, шахматчыларның нинди күрсәткечләргә ирешүләре турында 12 нче биттән укыгыз.

Шушы һәм башка язмалар, район сулышы белән танышыйм дисәгез, бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп, кулыгызга район газетасының 30 апрель санын алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X