Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа санын алырга онытмагыз!

    Газетасының иртәгә, 8 ноябрь көнне чыгасы санында район тормышын бөтен яктан яктыртучы материаллар бастырылып чыгачак.

    1-8 биттә районыбызда Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелүче чара, 1-3 биттә Минзәлә театрының яңа сезоны ачылуы хакында материаллар урын алды. Кызганыч, әмма вакыт-вакыт ялгыз яшәүче яки олы яшьтәге гражданнар аферистлар кармагына эләгеп торалар. Чираттагы очрак хакында 2-12 битләрдә. 3 биттә Тауасты Байлар авылындагы шигъри бәйрәм хакында үз хис-кичерешләре, фикерләре белән Тукай районыннан билгеле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева уртаклаша.

    Ашпала һәм Коноваловка буаларында алып барылучы эшләр турында 4 биттә, "Чиста шәһәр"не яшелләндерү, чәчәкләргә күмү буенча махсус бүлегенең җитәкчесе Раиса Голбан белән әңгәмә 5 биттә. 7-8 битләрдә Наратлы-Кичү авылыннан Флүрә Мансурова үзенең хатирәләре белән уртаклаша.

    Калган битләрдә дә укучыларыбыз үзләренә кызыклы мәгълүматлар, яңалыклар табарлар, дип ышанып калабыз. Газетабызны кибетләрдә дә сатып алырга була икәнен онытмагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: