Калморза авылында туган Индира Ахметова почта элемтәсе начальнигы да, почтальон да булып эшли
Индира ханымга 2025 елның 1 нче яртыеллыгына район газетасын яздыру буенча редакциянең күчмә Кубогына ия булды. Редакция җурналисты аңа Кубок һәм махсус приз тапшырды.
Почта бүлекчәсе хәзерге вакытта авыл клубында урнашкан.
— Шартлар искиткеч: җылы, якты, кешеләргә дә монда килүе үзе бер күңелле, һәм мин алларны уңайлы бинада кабул итүемә бик шатланам. Авылда кибет тә юк, минем карамактагылар, аларны мин шулай атыйм, барысы да өлкән яшьтәгеләр, кирәкле товарны әйтеп җибәрсәләр, илтеп бирәм. Почта кибетендә авыл халыкына кирәк булган бөтен әйбер бар. Ай саен 40-50 мең сумлык товар сатам. Россиядә безнең кебек хезмәт күрсәткән оешма юк. Гадәттә счетчиклардан күрсәткечләрне дә үзем карап алам, түләүләрне дә рәсмиләштерәбез, башкача була да алмый, шулай булса да алар да безгә мохтаҗ, — дип фикер йөртә Индира. —Мине ягымлы итеп каршы алалар, үз эшемне башкарган арада сөйләшеп тә алабыз, аралашабыз, алар канәгать, мин дә аларның барысын да исән-имин күрүемә бик шатмын.
Индира Ахметова турында тулырак мәкаләне газетабызның киләсе 30 апрель санында укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев