Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Күңел эчкерсезлеге фантазияне арттыра

Күңел эчкерсезлеге фантазияне арттыра дип ишеткәнем бар иде. Шәһәребезнең Гурьянов урамында үз йортлары белән яшәүче Светлана һәм Рафик Гильмановлар белән аралашып-сөйләшкәннән соң шушы фикерем ныгыды гына.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")

–Балачак һәм яшьлек елларым Казахстанда үтте. Чимкент шәһәрендә яшәдек. Рафик белән тормыш юлын да шунда башладык. Минзәләгә кайтып яши башлавыбызга 20 елдан артып китте. Башта Кызылармеецлар урамында яшәдек, тора-бара Гурьянов урамында үзебез йорт салып кердек, җир участогы зур түгел, ләкин үзебезгә җитә, дип үзләренең тормышлары турында сөйләде Светлана.

Кайберәүләр өйдә утырганда бу арада бигрәк тә нәрсә белән шөгыльләнергә дә белмибез, телевизор-кухня һәм диваннан ерак китмибез, ди. Тырыш, хезмәт сөючәннәр өйдә эшсез утырырга күнекмәгән. Светлана да шулай.

– Тормышымда тегү һөнәре зур урын алып тора. Яратам тегәргә. Тегүчелеккә мәхәббәт мәктәп елларыннан ук килә. Урта мәктәптә укыганда, 4-10 сыйныфларда, кызларны кулинариягә һәм тегү тегәргә өйрәтәләр иде. Аттестат белән бергә (1982 елда) 3 разрядлы тегүче дигән таныклык та бирделәр. Теләсә кайсы ательега кереп эшләргә була иде. Шуның йогынтысыдыр, мәктәпне тәмамлаучы кызларның байтагы тегүче һөнәрен сайлады, хәзер дә аралашып, уңышларыбыз белән уртаклашабыз, –ди ул әлеге һөнәре турында.

Светлананың тагын бер яраткан шөгыле – бакчачылык.

– Әнием Любовь Александровнадан күчкәндер, ул помидорларны бик яратып үстерә, почта аша заказ биреп төрле сортлар кайтарта иде. Моңа кадәр рассадаларны теплицада үзебезгә җитәрлек кенә үстерә идек, быел рассадаларны сатарбыз дип күпләп утыртырга булдык. Помидорларның күп төрле сортлары бар, аннары татлы борыч һәм кәбестә рассадалары үстерәбез. Теплицада рассадалар үстерү бик зур вакытны ала, әлбәттә. Әмма яратып эшләгәч, күңел үсә, үзеңнең хезмәтеңне күрү рәхәтлек бирә, дип Светлана теплицаларын күрсәтеп йөрде.

Язмаын тулысынча "Минзәлә" газетасының 15 май, 2020 ел санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев