Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Күңел үзе тарта

Волонтёрлар белән әңгәмә корганда, волонтёрлык – ул эш түгел, кыска вакытлы, әмма башкалар өчен бик файдалы мавыгу һәм хәтта хобби түгел, ә күңел ята торган гамәл икәнен аңлыйсың.

Әңгәмәдәш - Чулпан Шафикова

Минзәлә волонтёрлар штабы активисты оксана Хаджимба кешеләргә үз теләге һәм миһербанлы ярдәм итүче әңгәмәдәшем булды.

 – Мин кадет интернатмәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшлим. Күпмедер вакыт социаль хезмәткәр идем, бәлки шуңа да мин, ярдәм итеп яшәргә омтыламдыр. волонтёрлык эшчәнлеген 10 ел элек башлаган идем, башта кешеләр эзләү белән шөгыльләндем, Чаллыда югалган василисаны эзләүдә катнаштым. Акрынлап эзләү эшчәнлегем авыр тормыш хәлендә калган һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү белән алышынды.

– Кем ул волонтёр? Нинди булырга тиеш ул?

– Волонтёр булу, минем өчен, – горурлык. Беренче чиратта волонтёр гадел, игелекле һәм җаваплы кеше булырга тиеш. Ул үз эшен чын күңелдән башкарырга тиеш, без моның белән дан һәм акча өчен шөгыльләнмибез бит, – кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Күптән түгел генә мин бер әби янына бардым, ул: «Сезгә бензин өчен булса да акча бирәләрме?» ди, мин: «Юк, безгә кирәк тә түгел, без бит ирекле рәвештә моның белән шөгыльләнәбез, риясыз», – дип җавап бирдем.

– Ярдәм иткәндә нинди хисләр кичерәсез?

– Сүз белән генә моны анлатып булмый! Кешегә ярдәм иткәндә, аның күзләрендә шатлык һәм бәхет нуры күрәсең. Бу бәхет сиңа тапшырыла, кыскасы, күңелләр күтәрелә, яшәве рәхәтләнә.

– Бүгенге үзчикләү вакытында волонтёрлар хезмәте хакында сөйләгез әле?

– Хәзер заявкалар буенча эшлибез. Безгә шалтыраталар, ярдәм сорыйлар, адресны атыйлар. Без ярдәм итәргә кирәк булган кешеләргә кичекмәстән юл тотабыз.

Әңгәмәне тулысынча "Минзәлә" газетасының 8 май, 2020 ел санында укыгыз

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев