Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Мал саны юк дип түгел, сөте нигә аз дип кайгырт!!!

Язын терлекләр тәрбияләүдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, районда нинди терлек авырулары очрый, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, лейкозлы терлекләрдән ничек итепарынырга кирәклеге турындагы сорауларга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур ГАФУРОВ җавап бирде.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Мензеля-информ")

- Артур Илдусович, язын терлекләр тәрбияләүдә нинди үзенчәлекләр бар? Тиздән алар көтүгә дә чыгачаклар бит.

– Көтүлек чоры бик үзенчәлекле . Маллар җәйләүдә йөри дип кенә аларны тәрбияләүдән туктап торып булмый. Безнең район җирлегендә холмогор, герефорд, абердин-ангуст, симменталь токымлы сыерлар асрала. Көтүгә чыга торган һәм сарайда кала торган малларга беренче чиратта ветеринария чаралары (вакцина, тубуркуленизация, лаборатор тикшеренүләр) эшләнеп беттеләр. Көтүгә чыккач, сыерлар берике атна күчеш чоры үтәләр. Бу вакытта маллар тоз белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Зур сыер көненә 100 грамм тоз ашарга тиеш. Тоз җитмәү сыерларда “гипомагниевая тетания” авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Һәрхәлдә, атна-ун көн эчендә сыерның продуктлылыгын төшерә. Соль-лизунецларга гына ышанырга ярамый, аларны ялап кына сыер үзенә җитәрлек көндәлек норма тозны җыя алмый.

– Кайсы авылларда электр көтүчесе бар?

– Соңгы елларда авылларда электр көтүчеләрен куллана башладылар. Бу – бик күркәм гадәт. Авыл кешесенең вакыты янга кала Элеккеге заманнарда барлык көтүлекне бер айда таптап бетерәләр иде дә, соңыннан баш төрткән үләннәр белән тукланалар иде. Шул сәбәпле сыерның сөт бирүе кими башлый иде. Электр көтүчеләре Богодаровка, Каран Азик, Яңа Тәкермән, Татар Мөшегесе, Тулбай авылының “Сайранов” КФХсында бар.

– Көтүгә чыккач чебеннәр чыга, аларга каршы нинди чаралар кулланыла?

– Чебеннәр чыккач, акча кызганмыйча, аларга каршы чараларны башкару зарури. Болай иткәндә, беренчедән ма ллар тынычр ак була , икенчедән, авырулар таратуын туктата, өченчедән, сыерларның сөт бирүе арта Чебенгә каршы препаратлар кыйммәтрәк булса да, алар малкайларны 6-8 атна саклый. Җәй айларында 2-3 мәртәбә эшкәртү җитә. Моны авыл халкы җыелып, көтүгә йөрүче барлык малларга да кулланса, яхшы нәтиҗә бирә. Әлеге чаралар телязиоз, нодуляр дерматит һәм башка авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Бер сыердан күп сөт сауган “Калморза”, “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыкларыннан үрнәк алу зарури.

– Сыер сатып алганда кемнән алу яхшырак:күмәк хуҗалыктанмы , күршедәнме, әллә фермерларданмы?

– Токымлы хуҗалыклардан нәселле таналар сатып алсаң яхшы. Шуңа күрә белгән җирдән, күз күргән кешедән сатып алырга кирәк. Иң зур теләгем шул: читтән кайткан терлекләрнең документларын сорап алырга онытмасыннар иде. Моннан тыш, кайту белән участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч шунда ук кан алып, малның сәламәтлеген тикшерергә тиеш, чөнки читтән кайткан терлекләрнең лейкоз белән авыру очраклары күп.

– Мал табибы буларак, күңелегезгә аеруча нык тигән, халык арасында еш очрый торган хаталар дигән вакытта кайсыларын әйтер идегез?

– Халык прививкаларның әһәмиятен аңлап бетерми. Кайвакыт менә шуңа кәеф кырыла. Вакцинадан соң малларның авыруы-гадәти хәл. Халыкта менә шуны аңлау җитми. Терлекләргә юл кырыйларыннан чабып алынган печәнне дә ашатмаска киңәш итәм. Әзерләгән очракта да бик аз гына булсын иде. Әлеге печәнне ашаган сыерның сөте аннан соң кеше организмына керә бит. Шул турыда уйлау зарури. Гомумән халык мал табиблары белән кулгакул тотынышып, киңәшләшеп яшәсен иде. Шул вакытта гына нәтиҗәләр дә яхшырак һәм бәрәкәтлерәк була.

Әңгәмәне тулысынча "Минзәлә" газетасының 8 май, 2020 ел санында укыгыз

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев