«Минзәлә» газетасының 10 гыйнвар, 2025 ел саны анонсы
Яңа елга — күчтәнәч һәм яңа рубрика белән!
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Безнең белән дуслык элемтәләрен саклап, бергәләшеп 2025 елга атлап кергән укучыларыбызны сәламләвебезгә бик шатбыз.
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН МӨҺИМ МӘГЪЛҮМАТ
"Минзәлә" - "Минзәлә" газетасы почта аша язылучыларга дүшәмбе көнне таратылачак.Шәһәрдә альтернатив ысул белән язылучылар бүген, җомга көнне алачак. Шәһәр кибетләрендә дә газетаны бүген сатып алырга мөмкин.
Ә газета сатыла торган АВЫЛ кибетләренә һәм авыллардагы АЛЬТЕРНАТИВ ЫСУЛ белән язылучы укучыларга район газетасы шимбә көнне китереләчәк.
Беренче биттә махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман якташыбыз Руслан Бәхтигәрәев турында мәкалә чыга.
Узган ел азагына Минзәлә мәчетенә ТР Диния нәзарәте комиссиясе килеп, районыбызда ислам дине нигезләрен укытучы мөгаллимнәргә аттестанция үткәрелде. Бу хакта — 2 биттә.
Шулай ук 2 биттә Яңа елга кагылышлы кызыклы тарихи фактлар белән дә танышырга була.
2025 ел — Елан елы. Ә Татарстан территориясендә нинди еланнар яши икән? Шулай ук Көнчыгыш гороскобы 2025 елга нинди фаразлар бирә? Бу сорауларга җавапны 3 биттә табып була.
4 биттә — «Минзәлә» газетасына 2025 елның 1 яртыеллыгына язылган һәм шәһәр, авыл кибетләрдә район газетасын һәрдаим сатып алучыларга традицион күчтәнәч: еллык төсле календарь.
5 биттә тагын бер яңалык: «„Минзәлә“ белән тәмле дә, файдалы да» дип аталган рубрика. Анда төрле рецептлар, көндәлек тормышта ярарлык лайфхаклар чыгып барачак.
1 гыйнвардан Татартсанда этләрне чиплаштыру мәҗбүри — бу турыда 6 биттә.
Йокларга да вакытында ята белергә кирәк — 7 бит.
2024 ел азагында бер төркем райондашларыбыз төрле өлкәләрдә республикакүләм ярышларда җиңүчеләр буларак билгеләп үтелделәр. Алар арасында безнең коллегабыз Дилфас Галиев та бар.
«Атна вакыйгалары» кушымтасы Татарстан Республикасы яңалыклары белән таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев