Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» газетасының 2024 елның 13 декабре саны анонсы

6 биттә 2025 елга Минзәлә районы бюджеты турындагы карар белән танышырга була

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһим элементы булып «Батырлык дәресләре» тора — тулырак 4, 8 битләрдә

Ә Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә МХОда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә стенд ачтылар — 5 бит. 

Шулай ук 5 нче биттә волонтерларны бүләкләү турында да укырга була. 

«Август-Минзәлә» ҖЧҖнең яшь механизаторы Тимур Гыйльфанов кече ватанында эшләве белән горурлана — 1.

Минзәлә районында яңа сәнәгать паркы булдыру планлаштырыла — 2 бит. 

Минзәләдә яшәүче Любовь Балюк СВО катнашучылары өчен талисманнар бәйли — 2 бит. 

Инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният сарае фойесында хәйрия ярминкәсе узды. Бу көнне эш визиты белән килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән агач сәгать сатып алды — 4 бит.

Район керәшен милли-мәдәни җәмгыяте вәкилләре Казандагы концертта уңышлы чыгыш ясадылар — 8 бит.

«Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр билгеләнде — 8 бит.

Татарстан Республикасы яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев