«Минзәлә» газетасының 2025 ел, 28 март саны анонсы
Бакча эшләре календаре өчен Ай фазалары, эремчек белән ялкау варениклар рецепты −3 бит.
Юл төзүчеләрнең эше җиңелләрдән түгел. «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалы директоры урынбасары Радик Корнилов юбилей алдыннан үзенең тормыш юлы, вазифаи бурычлары турында сөйли — 1-2 битләр.
Ветеринария табибы Рәсүл Әхмәтов үз вазыйфаларын намус белән башкарганы өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыкларының Рәхмәт хатлары, ветеринария хезмәте, район грамоталары белән бүләкләнде – 2 бит.
Яңа ел чорында «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы "Халык тарафыннан танылу −2024"темасына онлайн-тавыш бирү үткәрде. Сораштыруда җиңүчеләр бүләккә лаек булдылар. Тулырак 3 биттә. Шулай ук иң күп укый торган кешеләр яши торган авыл җирлекләре дә билгеләнде — 3 бит.
Минзәләдә яшәүче Мария Петрованың дүрт баласы, 8 оныгы, 15 оныкчыгы һәм 1 оныгының оныгы бар. Аның биографиясе белән 5 биттә танышырга була.
Район суды һәм прокуратура биргән яңалыклар белән 6-7 биттән танышырга була.
Шулай ук 7 нче биттә райондагы демографик ситуация турында яңалыклар чыга.
Кызганычка каршы, мошенниклар йокламый һәм интернет-технологияләр кулланып, Минзәлә районында яшәүчеләргә хокуксыз гамәлләре белән зыян салуны дәвам итә. Кайберәүләр хәтта җинаятьчеләрнең счетларына 2 млн. сум күчергәннәр. Күңелсез статистика белән 8 нче биттә танышырга була.
Минзәләдә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр — 8 бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев