«Минзәлә» газетасының 2025 елның 14 феврале саны анонсы
«Поддержим наших, Мензелинск» волонтерлар төркеме турында 1, 6 битләрдә мәкалә чыга.
Шулай ук 1 биттә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы», робототехника һәм шахмат буенча ярышлар турында.
Районда яңа кадрлар үзгәреше — 2 бит. Минзәлә районы авыл җирлекләрендәге халык җыеннарында актуаль сораулар күтәрелә-2 бит.
«Ирләр хатын-кызларга караганда тизрәк гашыйк була», «тулаем алганда ирләр күбрәк кочаклауны ярата, ә хатын — кызлар-үбешүне», «мөнәсәбәтләр уртак тормышның тугызынчы елыннан башлап тотрыклылык ала». Гашыйклар көненә кызыклы фактлар белән «Минзәлә» белән тәмле дә, файдалы да" рубрикасында танышырга була.
Шулай ук рубрикада — өй печеньесы, тиз әзерләнә торган тәмле салат рецептлары, февральгә халык сынамышлары һәм тормыш кагыйдәләре.
Суд залыннан яңалыклар — 6 биттә.
8 биттә яңа рубрика башлап җибәрәбез, аның кысаларында исемнәре Минзәлә белән бәйле язучылар һәм шагыйрьләр тормышыннан истәлекле даталар чыгарачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев