«Минзәлә» газетасының 2025 елның 24 гыйнвар саны анонсы
Күп балалы әти контракт төзеде һәм Ватанны саклаучылар сафына басты — 1 бит.
Районның дүрт җирлегендә үткән җыеннар турныда материаллар 2 биттә чыга.
Шулай ук 2 нче биттә Минзәлә районы агрохуҗалыкларының төп икътисадый күрсәткечләре белән танышырга мөмкин.
«Минзәлә» белән тәмле дә, файдалы да" дигән рубриканы дәвам итәбез: шәп итеп томаланган ит, көнкүрештә глицеринның файдалы үзлекләре, кер юу машинасын ничек юшкыннан тазартырга — боларның барысы турында 3 биттә.
Никольский соборында Качмануның бәйрәм итү көнендә литургиянең ничек узуы турындагы материал шулай ук 3 биттә чыга.
Гыйнвар аенда МХОда һәлак булган якташыбызның улына бер яшь тулды; шәһәрдәшебез МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм акцияләрендә актив катнаша; 1 нче урта мәктәп укучылары маскировка челтәрләре үрәләр — бу хакта тулырак 4-5 биттә.
Минзәләлеләр «Минзәлә news — Минзәлә онлайн» ВК төркемендә сораштыру уздылар һәм артык авырлык белән ничек көрәшүләре турында җавап бирделәр — 5 бит.
Район тарихы — үткән еллар газеталары сәхифәләрендә — 5 бит.
МХОда катнашучы һәлак булган очракта аның якыннарыннан түләү иң беренче чиратта кемгә каралган? «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча Минзәлә филиалы социаль координаторы Татьяна Сәмигуллина җавабы — 6 биттә.
Квадроцикллар һәм питбайклар — уенчык түгел; бозлавыкта ничек имгәнмәскә — бу хакта 8 биттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев