Минзәләдә март аеннан район газетасының тиражы тагын артачак
Бу ТАТМЕДИАның «Минзәлә-информ» коллективының һәм кайбер почта хезмәткәрләренең райондашларыбызны укудан мәхрүм итмәү юнәлешендә максатчан хезмәте нәтиҗәсе.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә информ)
Районның Әтрәкле, Коноваловка, Николаевка почта бүлекләреннән, Күчмә бүлеккә караган авыллардан һәм шәһәрдән 40 гаилә газета укучыларыбыз сафына кушылды. Ике ай буе газетасыз торган Дәвек, Урыс авылларындагы проблема да чишелеш алдында — Урыс авылында почтальон табылды. Ә Дәвектә китапханәче Гүзәлия Сәхәбетдинова газета һәм укучыларга бер-берсен табарга ярдәм итәчәк. Рәхмәт аңа! Уртак көч белән әлеге ике авылда тираж саны тагын кимендә 20 гә артыр дигән өмет бар.
«Для Вас» кибетендә газета сату да җайланып килә.
Алга барабыз, киләчәктә дә бергә калыйк.
2025 елның икенче яртысына язылу апрель аенда башлана. Без вәгъдәбезне бозмыйбыз — 2-12 апрель көннәрендә район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак. Шулай итеп Минзәлә газетасы Татарстанда иң түбән бәягә язылып була торган район газетасы булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев