Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 11 июнь, 2021 саны анонсы

Сабантуйлар башлана – әлеге халык бәйрәменең шәһәрдә һәм авыллардагы графиклары һәм программалары белән безнең 1-2 битләрдә таныша аласыз.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Чыгышы белән Минзәләдән булган Алексей Минкин хәзерге көндә АКШ та яши һәм бөтен дөнья күләмендә биюче буларак танылды. Аның белән интервью 4 биттә.

Иске Матвеевка җирлегендә яңа башлыкны сайладылар – аның турында 3 биттә.

Гараж амнистиясе безнең райондагы гаражларга кагыламы? Бу хакта 6 биттә.

Шулай ук әлеге сан социаль хезмәткәрләр көненә багышланган. “Тургай” социаль приютында, “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче миһербанлы затлар турында мәкаләләр укучылар күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.

Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узачак икән – “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымталарын укыгыз. Шулай ук “События недели” кушымтасында җәйге вакытта ризык белән агуланудан - инфекцияләрдән ничек сакланырга өйрәтүче киңәшләр дә файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев