Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 11 сентябрь санына күзәтү

    Шәһәрнең иң динамик үсеше алган өлеше – Садак бистәсендә яшәүчеләрнең нинди гозерләре бар? Бу хакта – 1-6 битләрдә.

    (Минзәлә, 10 сентябрь, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 11 сентябрьдә булачак!

     

    Минзәлә елгасы аша районыбызда ничәнче яңа күпер салына – бу хакта безнең газетада укып белерсез. Тауасты Байларда традицион Көлтә бәйрәме үткәрделәр – 4 битне карагыз.

    Шәһәр яшьләре нәрсә турында хыяллана? Әлеге сорауга алар үзләре 3 биттә җавап бирә. Шушы ук биттә – Альбина Гайсинаның эштә телефон белән мавыгып утыручыларга карата тәнкыйть язмасы.

    5 тә – Минзәләнең Зоя Космодемьянская, 1 адресы буенча урнашкан йортының тарихы. Юртауда чишмә төзекләндерделәр – 8 битне укыгыз.

    Газета кушымтасы “Атна вакыйгасы”-“События недели”– ТР да М12 трассасы төзелү нинди файда бирәчәге; республикада Бакчачы көне; Апас районының Әҗем авылында Вилдановлар гаиләсенең табышлы бизнесы турында укыгыз. Шулай ук “События недели” да балаларны интернетның тискәре йогынтысыннан ничек сакларга кирәклеге турында языла.

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: