Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 14 август саны иртәгә сатуда!

Районда ничә укучы кайбер фәннәрдән икеле алган? (Шулай да Минзәлә балаларының билгеләре республиканың уртача күрсәткечләреннән югары).

(Минзәлә, 13 август, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 7 августта булачак!

Ретро- автомобильләр белән таныштыруны дәвам итәбез. ПАЗ-672 (“Бал корты”) турында 6 биттә укыгыз.

Чыңгызхан, Изге Ана, Иисус Христос, Шүрәле һәм Былтыр һ.б. ларның агачтан уеп сыннарын  ясаган талантлы шәһәрдәшебез Юрий Урошников турында газетабызның 5 битендә укыгыз.

Профильле математика - 84 балл, җәмгыять белеме - 97 һәм рус теле – 98 балл. БДИ да шулкадәр югары баллар җыйган шәһәрдәшебез, 1 нче мәктәпне тәмамлаган (11 ел дәвамында бер тапкыр да ударник булмаган!) Динә Чатурова турында 1-3 биттә укыгыз.

Эшмәкәрләр дәүләт тарафыннан нинди субсидияләр ала алалар? Бу хакта 1-8 битләрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Гатина белән әңгәмә чыга.

Урак башланганнан озак та үтмәде, комбайнчыларыбыз югары күрсәткечләр бәрабәренә район башлыгы татарфыннан булдырылган премияләрне дә ала башладылар. Кайсы комбайнчы күпме ашлык суктырган соң? 2 битне укыгыз.

ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның Минзәләгә визиты хакында 4-8 битләрдә укыгыз.

Актаныш прокуроры Минзәләгә нигә килгән? Котлауларны да карап чыгыгыз – бәлки туганнарыгызны, якыннарыгыз яки танышларыгызны котлыйлардыр.

 

Атна вакыйгалары, “События недели” кушымтасында түбәндәгеләрне укыгыз:

*Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рос­сия сәламәтлек саклау ми­нистры Михаил Мурашко беренче чиратта Covid-19 ко­ронавирусы белән авыручы­ларны дәвалаячак яңа меди­цина үзәге белән танышты.

 

*Теләче районының “АгроЛак” хуҗалыгында цифрлаштыру ярдәмендә терлекчелектә зур уңышларга ирешкәннәр.

* Әлки районының “Хузангай” хуҗалыгында комбайнчылар гаилә подряде нигезендә эшлиләр.

* Мамадышның Парижы кайда?

Шулай ук “Атна вакыйгалары” Райнур хәзрәт Газизуллин белән мөселман егет һәм кызларының өйләнешкәнче очрашу тәртипләре, балаларны тәрбияләүгә киңәшләр турында әңгәмә, җырлар авторы, язучы, гармунчы Рөстәм Зарипов интервьюсы чыга.

“События недели” да коронавирус белән авырып терелгән Әлдермеш авылында яшәүче ханым үзенең ничек чирләве турында сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев