Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 17 гыйнвар санына күзәтү

Узган атна нинди яңалыклар алып килде?

Районыбызда быел иң беренче баланы безнең хезмәттәшебез, "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә-информ" журналисты  Илсөяр Хәертдинова тапты (бу хакта тулырак 1 биттә)

2 биттә районыбызда үткәрелә башлаган җыеннар хакында мәгълүмат.

"Киләсе елның нинди булуы безнең үзебездән дә тора. Яңа ел берни эшләмичә генә тормышыңны яхшы якка үзгәртү өчен менә дигән мөмкинлек!",дип яза 3 биттә Бикбаудан газета укучыбыз Фәрүсә Абдуллина.

"Миңа төрле кешеләр белән аралашырга туры килә, араларында сырхаулап торганнары үзләренең авырулары турында сөйли, каян килгән бу авыру дип, зарлана, киңәш сораучылар да була. Аларга булдыра алганча, ярдәм итәргә  тырышам. Бу язмамны укысалар, күпләр үзләрен авыруга  сабыштырмый калыр, сау-сәламәт булыр иде. Шулай дип ышанасы килә", - дигән үз хатында Минзәләдән Рәйхана әби.

2019 елга йомгак яап, без узган ел нәтиҗәләре буенча "ел вакыйгалары" исемлеген төзедек (5 бит).

“Мензелинсксервис” оешмасында эшләүче Александр Петуховка шушы көннәрдә  Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Нинди уңайдан икәнлеге хакында Александр Анатольевичның үзе белән сөйләшкәч тулырак белдек. (6 бит)

7 биттә рәсми сәхифә, 8 биттә котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев