Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 20 декабрь санына күзәтү

Узган атнада Минзәләдә нәрсәләр булды?

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә урамнарда, паркларда урнаштырылган чыршыга карап хозурланучан. Бәйрәм чаралары да шушы елкалар тирәсендә үткәрелә бит. Быел бәйрәм уңаеннан ничә чыршы урнаштырырга планлаштырыла соң? Бу хакта 1 биттә.

“Газета башка матбугат чаралары (социаль челтәрләр, радио, телевидение) белән конкурент шартларда яши алсын өчен аны чыгаручылар – учредительләр материаль-техник яктан яхшы тәэмин итеп, ә иҗат коллективы булган вакыйгалар, яшәеш хакында оператив, анализлы материаллар язып үз укучысын табарга бурычлы. Шуңа да газетага кәгазь диеп кенә карап булмый”, дип 1-4 битләрдә филиалыбызның алдагы елга планнарына багышланган “Газета кәгазь генә түгел, зур көчкә ия Аңлаган кеше шуңа безне тиң күрә...” мәкаләсендә яза газетабызның баш мөхәррире Илдус Шаһиев.

Районыбызда Үзбәкстан парламентына сайлаулар үтте. Әйе, ялгыш укымадыгыз – Үзбәкстан. Ни өчен, һәм кемнәр тавыш бирүдә катнашты – бу турыда 2 биттә.

“Техникум тулай торагы бинасы төрле студентларны сыйдыра ала, дигән уйга киләсең. Активист, биюче буласыңмы, әллә тырыш укучымы син, йокы яратучы булсаң да, тулай торакта үз урыныңны табачаксың.

Эх, белсәгез иде, нинди шаянлык, яшьлек, хәтта балачак энергетикасы монда!», - дип авыл хуҗалыгы техникумы хакында үзенең тәэсирләре белән 3 биттә уртаклаша яшь журналистыбыз Чулпан Шафикова.

4 биттә район газетасына 2020 елның беренче ярыеллыгына язылучылар арасында бүләк уйнатуда бәхет елмайган райондашларыбыз хакында укый аласыз.

Районыбыз бюджеты кабул ителде - бу хакта мәкалә һәм район советы карары  5 биттә.

Шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үткән хезмәттәшебез Венера Гильмиеваның :

“Кайчандыр менә мондый сүзләр укыганым бар: “Безнең тормышта барлыкка килгән һәр кеше – укытучы! Кемдер безне көчле, кемдер акыллы, кемдер гафу итәргә, кемдер бәхетле булырга, һәр туган таңга сөенергә, шатланырга өйрәтә. Ә кемдер бер нигә дә өйрәтми – безне сындыра гына, һәм бу безгә тормыш тәҗрибәсе була. Әгәр дә ул синең тормышыңда бер мизгелгә генә пәйда булса да, һәр кешенең кадерен белергә кирәк. Юкка гына барлыкка килмәгән бит ул!” Ул шулай булырга тиештер дә дип уйлыйм. Сүземнең азагында шуны әйтергә телим: тормыш тиз генә, сиздерми генә үтә дә китә икән ул. Безгә аның кадерен белергә бик кирәк. Моңа мәҗбүри төстә өйрәнү зарури. Кем синең белән бергә – аларны бәяли, кадерләрен белергә кирәк. Минем иң зур теләгем шул: миңа яшәү көче бирүчеләр, мине ничек бар шулай кабул итүчеләр, аңлаучылар – минем гаиләм, туганнарым, дусларым һәм якыннарым сау-сәламәт булып, исән-имин яшәсеннәр һәм бәхетле булсыннар. Шунда гына мин дә бәхетле булачакмын. Мин сезне яратам!”, дигән сүзләрен китерә аның хакында мәкалә язган Дилфас Галиев (6 бит)

7 биттә районыбыз тарихына кагылышлы материаллар, шул исәптән Тамара Панкратованың бик кызыклы язмасы дөнья күрә

“Петрова Людмила Витальевнаның 29 нчы ноябрь санында чыккан “Мәктәп укытучылары белән яши” исемле мәкаләсен бик яратып укыдым да, үз фикерләремне өстәмәкче булдым”, дип 8 биттә үзенең 1 нче мәктәптә эшләү дәверендәге хатирәләре белән уртаклаша Альбина Гайсина.

Районда олы яшьтәге кешеләр күп яшәгәч  Пенсия фонды эшчәнлегенә һәрвакыт сораулар туып тора. Шушы уңайдан газета хәбәрчече Дилфас Галиев  ГУ-УПФРның Чаллы шәһәре(районара)  Минзәлә районы буенча клиентларга хезмәт күрсәтү  җитәкчесе Алсу Фатыйх кызы Ганиева белән әңгәмә корды – 9 бит.

10 биттә мәкерле риелторларның мошенниклык схемалары турында языла.

11 бит – рәсми сәхифә, 12 дә – котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев