Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 2020 ел, 3 июль саны нинди хәбәрләр алып килә?

    Төзекләндерелгән яр буе, Екатерина күпере Минзәләнең район халкы өчен дә, кунаклар өчен дә йөзек кашы булып тора. Ә авылларның туристик потенциалы нинди? Әлеге юнәлештә нинди планнар бар? Бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.

    (Минзәлә, 2 июль, "Минзәлә-информ")

    “Һәр газетаның үз десантнигы юк – ә безнең газетаныкы бар!” Хезмәттәшебез Венера Гильмиева “Газетага язылуның мәгънәсе нидә?” дигән сорауларга җавапны безнең язылучылар белән бергә эзли – 1-3 битләр.

    Дружба авылыннан танылган умартачы Валерий Михайлович Петров үзенең уңыш сере һәм чын балдан ялганны аеру буенча киңәшләре белән уртаклаша. 4 битне укыгыз.

    Райондашлардан  нигә газета укымыйсыз дип сорадык. Нинди генә җавап ишетмәдек – 5 битне укыгыз.

    Базарда җиләк-җимеш, яшелчә бәяләренә күзәтү – 6 биттә.

    7 биттә игъланнар,  8 биттә котлаулар, район хәбәрләре чыга.

    Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 3 июльдә булачак!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: