Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 24 гыйнвар санына күзәтү

Узган атна нинди яңалыклар китерде?

“Иске Иркәнәш авылында яшәүче Ринас Файдров гаиләсе авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән”, - дип яза 1-3 битләрдә Дилфас Галиев “Нәтиҗәсе күренгәч, тырышасың” дигән мәкаләсендә.  

Шулай ук 1 биттә Качману бәйрәме, ә 1-4 битләрдә быел иң беренче булып язылшкан Полховскийлар турында мәгълүмат басылып чыга.

2 биттә Иркәнәш, Әтрәкле, Мәлкән һәм Воровский исемендәге җирлекләрдә үткәрелгән халык җыеннары турында мәкаләләр.

“Кайбер гаиләләрдә тынычлык юк. Ир-атлар эчә. Нигә эчә? Чөнки хатын-кыз дөрес юлдан бармый, гаиләдә тавыш-гауга чыга”, - дип яза Дәвек аылыннан укучыбыз. Тулырак – 4 биттә.

5 биттә 2020 елда билгеләнеп үтәчәк мөселман һәм православ бәйрәмнәренең календаре.

Газетабызның беренче кушымтасы әзер – ул Азат Мәрданның әле моңарчы беркайчан да бастырылып чыкмаган шигырьләре – бу хакта 6 биттә.

7 биттә – рәсми мәгълүмат.

“МУРБ да эшләгәннәрнең архивын Азнакайдан Минзәләгә кайтарып булмыймы икән?”, - дигән сорауга җавап 8 биттә.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X