Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 25 сентябрь санына күзәтү

“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов – районыбыз тарихы сагында. Бу хакта 8 биттә укыгыз.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 25 сентябрьдә булачак!

Минзәләнең туристик потенциалын үстерү буенча нинди эш алып барыла? Әлеге сорауга газетабызның 5 битендә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәмиев җавап бирә.

Район һәм шәһәр башлыгы сайланды – бу турыда 4 биттә.

Нәселдән килгән кәсепкә тугры калып, Тауасты Байлар авылыннан Илгизәр Гатин умартачылык белән шөгыльләнә – 2 биттә.

Дәүләт программалары нигезендә районыбызда кайда һәм нинди юллар төзелә һәм төзекләндерелә? Бу турыда – 1-6 битләрдә.

Кадет мәктәбе-интернатында ант кабул итү тантанасы, “Мензелинские зори” агрофирмасында чөгендер җыюда хезмәт куючы аталы-уллы Хәбибрахмановлар турында 1-8 битләрдә укыгыз.

Күп кенә 9 сыйныфны тәмамлаган укучылар 10-11 сыйныфларга барырга кирәкме-юкмы, дип баш вата. Бу хакта үз фикерләре белән быел үзе дә 10 га баручы Данил Гыйлмиев уртаклаша.

З нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алсу Ханова үзенең интервьюсында туган телебезгә карат мәхәббәте турында сөйли – 3 битне укыгыз.

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләрен тикшерү активлашты, Яр Чаллыда яшәүчеләр Жириновскийның “Брежневның җасәден Яр Чаллыга күчерергә кирәк”, дигән тәкъдименә карата үз фикерләрен белдерәләр – бу турыда “События недели” да. Чуашстанның кыз урлау модасы сакланып калган Тукай авылы турында “Атна вакыйгалары” нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X