Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 27 декабрь санына күзәтү

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең кулларда газетаның быел соңгы саны, әмма без сезнең белән хушлашмыйбыз, чөнки алдагы, 2020 елда да, сез безнең белән. Бәйрәмнәргә бәйле рәвештә, яңа елда беренче сан 10 гыйнварда чыга. Бәйрәмнәр белән сезне!

Инде ахырына якынлашып килүче 2019 ел Минзәлә районы өчен тарихка инфраструктур үсеш буенча аеруча зур уңышларга ирешү елы буларак кереп калыр. Тантаналы рәвештә Минзәлә яр буе проектынының беренче чиратын тапшыру, үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге ачылуы хакында газетабызның 1, 10 битләрдә, 4 биттә укыгыз.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевнең Минзәлә муниципаль районының 2019 елдагы социаль-икътисадый үсешенең якынча нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары турында район Советы утырышында ясаган чыгышыннан китерелгән мәгълүматлар 2, 4 битләрдә

Быел сентябрь аенда техникум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының тикшерү процедурасын уңышлы үтте. Бу укучыларны федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре, белем бирү программаларына дәүләт аккредитациясе буенча сыйфатлы итеп әзерләүгә туры килүе турында сөйли. Журналистыбыз Флүрә Мусинаның техникум директоры Эльвира Фәттахова белән әңгәмә техникумның яңа йөзе хакында (3, 8 битләр).

“Бер ел икенчесенә тарих мәйданында үз урынын бирергә әзерләнгәндә, без узып барган елга йомгак ясыйбыз, изге гамәлләре белән күңелләребездә урын алган якын дусларыбызны – хәйриячеләребезне мактау сүзләре белән искә алабыз”, - диелә Минзәлә районы авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Резеда Ягъфәрова 5 биттәге “Изге гамәлләре белән сөендерәләр” язмасында.

6-7 битләрдә районыбызның төрле оешма җитәкчеләре райондашларны, үз коллективларын

Яңа ел белән котлыйлар.

9 биттә киләсе 2020 елга йолдызнамә чыга.

11 бит рәсми сәхифә, 12 биттә котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев