Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 28 февраль санына күзәтү

Узган атна нинди яңалыклар алып килде?

Легендар көрәшчеләр, спорт осталары Мәвләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов традиция буенча быел да  үз призларына көрәш ярышлары үткәрделәр. Бу хакта мәкаләне 1-4 битләрдә укыгыз.

Шулай ук күптән түгел Фәрит Хәмәтдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Газета хәбәрчесе Дилфас Галиевның  аның белән әңгәмәсе 4 биттә.

Район прокуратурасында хезмәт хакы түләү буенча төркемнең утырышы турында 1-2 битләрдә укыгыз. Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт турында мәкалә 1 биттә чыга.

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханов белән әңгәмә 3 биттә.

Газета журналисты Чулпан Шафикова Минзәлә дәүләт конюшнясына барып кайтты. Үзенең тәэсирләре белән ул шулай ук 3 биттә уртаклаша.

6-7 биттә рәсми мәгълүмат, 8 биттә спорт хәбәрләре һәм котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев