Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 31 гыйнвар санына күзәтү

Узган атна нинди яңалыклар алып килде?

Минзәләдә 18 фатирлы яңа йорт тапшырдылар. Бу хакта тулырак 1-3 биттә. 

1-4 битләрдә Екатерина күпере янындагы уха фестивале һәм "Шатлык" балалар бакчасындагы КидСпейс буенча семинар турында мәгълүмат чыга. 

2 биттә Кадрәк, Иске Матвеевка, Николаевка җирлекләрендәге халык җыеннары турында языла. Воровский бистәсендәге казак Андриановлар турында 4-6 битләрдә языла. 

Районыбызның легендар шәхесе Фәнил Гарипов белән халкыбызның уен коралы курай хакында әңгәмә 5-6 битләрдә. 7 биттә рәсми мәгълүмат, 8 дә - котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев