Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 7 август саны - иртәгә сатуда!

Актаныштан Минзәләгә күченгән талантлы егет Рузил Миңнеханов турында 4 биттә укыгыз.

(Минзәлә, 6 август, "Минзәлә-информ")Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 7 августта булачак!

Газетабызның “Атна вакыйгасы”кушымтасында Зәйнәб Фәрхетдинова үз интервьюсында “Депутат була алыр идем”, ди. КФУ доценты Тимур Әүһәдиев август аенда да да кызу булыр, дип фаразлый һәм көзнең ничек киләчәге турында фикерләре белән уртаклаша.

Яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага беренче кертем нибары 5%! Әлеге ташламалы шартлар кайчанга кадәр дәвам итәр – бу турыда исә “Минзәлә” газетасының  3 битендә укыгыз.

Ямәк авылында яшәүче Ганиевлар гаиләсе Мари Элдан кайтарылган 700 баш каз асрый – бу хакта газетабызның 1 битендә!

Районыбызда кызу темплар белән ашлык җыю бара – “Рус” хуҗалыгында эшләр торышы белән 2 нче биттә таныша аласыз.

 3 биттә фронтовик-укытучы Николай Макаров турында язма чыга.

Күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм яклау буенча комиссия төзү турында угазга кул куйган иде. Райондашларыбыз әлеге комиссия төзелүгә нинди карашта? Бу хакта шулай ук 4 биттә. 5 биттә Минзәләдә һәм Әтрәкледәге Корбан бәйрәме хакында укыгыз.

6-7 битләрдә рәсми мәгълүмат, 8 биттә районыбыз тормышына кагылышлы хәбәрләр чыга.

Шулай ук 8 биттә газетабызга икенче яртыеллыкка язылучылар арасында оештырылган бүләк уйнатуның җиңүчеләре исемлеген бирәбез. Җентекләп карап чыгыгыз. Бәлки катнашкан булсагыз, сезнең дә әлеге исемлектә булуыгыз ихтимал!

Арча районыннан Айдар Исламов дәүләт ярдәмендә үзенең умартачылык бизнесын киңәйтеп җибәргән. Ә Әгерҗе якларында берничә умартаны аю туздырган – бу хакта “Атна вакыйгалары”нда.

Мөселман руханилары кабер ташы нинди булырга тиешлеге хакында киңәш бирәләр.

Шулай ук әлеге санда Чистайның туристлар өчен кызыклы урыннары, “курник”, итле ташкабак рецептлары белән таныша аласыз.

“События недели” да Тәбрис Яруллинның ТР Милли китапханә директоры урынбасары итеп эшкә урнашуы, Болгар ислам академиясе дипломы хәзер Үзбәкстанда да көчкә ия булуы турында укыгыз. “1000 һәм 1 ләззәт” туры кысаларында Байлар Сабасы белән таныша аласыз. 92 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков коронавирусны җиңгән. Суда батучыны ничек коткарырга? “Чаян” мәзәкләре һәм карикатурасы – шулай ук кушымтаның әлеге санында!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев