Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының яңа саны - 24 июль көнне сатуда!

Райондашыбыз Данил Миннәхмәтов - РФ оборона министрлыгының Хәрби университеты курсанты. Илебез башкаласы Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында да катнашты. Аның белән әңгәмә газетабызның 1-3 битләрдә.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 24 июльдә булачак!
Районыбызда урак башланды. “Әнәк” хуҗалыгының Мөшеге бүлекчәсендә эшләр ничек бара? Бу турыда 1-4 битләрдә.

Районыбызга эшлекле визит белән Наталия Фишман-Бекмамбетова килгән иде. Аның визиты хакында 2 биттә укыгыз.

5 бит районыбыз тарихына багышлана. 6 биттә йолдызнамә чыга. Алабугадагы КФУ филиалы хакында мәкалә дә быел мәктәпне тәмамлаучы минзәләлеләргә һәм аларның ата-аналарына кызыклы булыр, дип ышанып калабыз.

Газетабызның кушымтасы “Атна вакыйгалары” - “События недели” да да укучыларны җәлеп итәрлек кызыклы материаллар чыга.

“Атна вакыйгалары” нда республикада татар телен саклау буенча комиссиянең эшли башлавы, яшь гаиләләргә Президент ипотекасы, коронавирусның нинди өслектә күпме яшәве, градусник һәм антисептик сатып алу өчен субсидия хакында укый аласыз.

“События недели” да урманчыларга республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ярдәм хакында материал, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән әңгәмә, кара еланнан саклану буенча киңәшләр чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев