Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” газетасының яңа саны дөнья күрде

17 май саны, гадәттәгечә, тематикага һәм хәбәрләргә бай. “Провинция тормышы кайтавазы” һәм “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” рубрикалары астында бу санда да күп материаллар бирелде.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы шәһәребездә һәм авылларда ничек бәйрәм ителде? Бу санда газета битләрендә шушы темага күп язмалар урын алды. 
Юл хезмәткәрләре өчен җәйге сезон башланды. Газетаның 1, 4нче битләрендәге язмада федераль трассадан Аю авылына керә торган юлны яңарта башлаулары турында танышырга була. 
Кул эшләре остасы – чигүче Гөлсинә Хәйруллинаның осталыклары турында 9 нчы биттәге “Чәчәкләрдә күңел җылысы” дигән язмада сурәтләнә. Якыннарыгыз, танышларыгыз арасында нинди оста куллы кешеләр бар? Безгә дә хәбәр итегез яисә алар турында үзегез язып җибәрегез. Осталыкларын башкалар да күрсен! 
Сез көнегезне телефоннан башка үткәрә аласызмы? Шушы хакта сораштыруда катнашкан минзәләлеләрнең фикерен газетаның 8 нче битендә укый аласыз. 
Шушы хакта һәм башка район тормышына кагылышлы яңалыкларны газетаның яңа санында табарсыз. 
Хөрмәтле минзәләлеләр! Исегезгә төшерәбез, район газетасына 29 майга кадәр арзан бәягә язылып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X