Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының яңа саны - иртәгә сатуда!

Мәктәп укучыларына һәм студентларга үзләренең җәйге эшләре хакында Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Ни өчен һәм кайсы очракта? Бу хакта 6 биттә укыгыз.

10 яшеннән бирле ат чабышында катнашучы Аю авылыннан Раил Газизовның Башкортстандагы чираттагы җиңүе турында хәбәр – 1 биттә!

Шәһәр үзәгендәге бульварның киләчәген сез ничек күзаллыйсыз? 1 биттә чыгучы сорауларга җавапларны безгә дә җибәрегез!

Элеккеге Сарсаз Тралы урынында 70 ләп торак йорт төзеләчәк. Аларны кем төзер һәм кемнәр анда яшәячәк? Бу турыда 2 бит.

Альбина Гайсина янәдән әхлак-тәрбия темасына кагылышлы язмасын тәкъдим итә – 3 бит.

4 биттә китап сюжетына ошаган Бикбау – Мәлкән авылларындагы мәхәббәт тарихы басылып чыга.

5 биттә шәһәребезнең күренекле урыны булган элеккеге хатын-кызлар монастыре тарихына кагылышлы язма чыга.

7 биттә – рәсми мәгълүмат, 8 биттә котлаулар чыга.

“Атна вакыйгалары” кушымтасына да күз салыгыз: анда үсемлекләрне клонлаштыру, ВИЧтан саклану турында мәгълүмат чыга. Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылына сәяхәт, шулай ук Мөслим районының танылган табибы Нассер Газан Насимның кинәт үлеп китүе һ.б. турында языла. Табигый дәва – шифалы үләннәр турында да мәгълүмат күпләргә кызыклы булыр.

Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 10 июльдә булачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X